Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:34 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:34 , 19.5 °C
14.12.2022
0
Поделиться

22 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештыра. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы прокуратурасы, «Мәрхәмәт» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле мәсьәләләр буенча консультация үткәрәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71. Шулай ук сорауларны whatsapp аша +7-939-345-37-50 номерына җибәрергә мөмкин. Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр.