Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:36 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:36 , 21.5 °C
13.04.2021
0
Поделиться
Коткаручылар Чаллы халкын сулыклардагы бозларга чыгу куркынычы турында кисәтә
Коткаручылар Чаллы халкын сулыклардагы бозларга чыгу куркынычы турында кисәтә
Коткаручылар Чаллы халкын сулыклардагы бозларга чыгу куркынычы турында кисәтә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе дәүләт инспекторы Зинур Мостафин матбугат конференциясендә Яр Чаллыдагы нинди участоклар су басу зонасына эләгүе турында сөйләде: «Түбән Кама сусаклагычы, Кама елгасы, Шилнә, Мәләкәс елгалары. Әлбәттә, әлеге территориядә урнашкан бакча ширкәтләренә дәсу басу куркынычы янарга мөмкин. Нигездә, бу Тукай районы. Бу «Бережок», «Шильна», «Литейщик», «Кама-2», «Энергетик», алар сулыкларга якын», - диде ул.

Моннан тыш, спикер шәһәр халкына су объектларында уяулык кирәклеге турында искәртте. Коткаручылар язгы чорда бозның куркыныч булуы турында профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Хәвеф-хәтәр төркемендә - балыкчылар, шулай ук мәктәп яшендәге балалар.

«Боз структурасы бик тиз үзгәрә. Ачык участоклар бар, мәсәлән, Шилнә елгасында, алар балыкчылар өчен зур куркыныч тудыра», - дип билгеләп үтте Зинур Мостафин.