Бүген мэриядә башкарма комитет хезмәткәрләре өчен вакцинация оештырылды. Вакцинацияләнүчеләр арасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә һәм бүлек башлыклары, белгечләр бар иде. Вакцинация алдыннан хезмәткәрләргә табиб терапевт тарафыннан тән температурасын, кан басымын, сатурацияне үлчәү буенча консультацияләр бирелде.
Вакцинация шәһәрнең һәр поликлиникасында оештырылган. Чаллы халкы үз территориаль поликлиникаларына коронавирус прививкасына дәүләт хезмәтләре сайты аша, шулай ук дәвалау учреждениесе регистратурасына шәхсән яки телефон аша мөрәҗәгать итеп языла ала.
Бүгенге көндә Яр Чаллыда 13 меңнән артык кешегә прививка ясалган.
«Бүгенге көндә вакциналар җитәрлек күләмдә. Поликлиникаларда шул исәптән ял көннәрендә дә вакциналыйлар. Хәзерге вакытта бу коронавирус инфекциясеннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы", – матбугат конференциясе вакытында билгеләп үтте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.