29 августта Әҗмәкәй поселогында «Найком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре Мэры кубогына мотокросс буенча ярышлар узачак.
Ярышларда Россия Федерациясе субъектларыннан 200дән артык спортчы катнашачак. Тренировка һәм квалификация узышлары 9:00дән 11:00гә кадәр планлаштырылган. Төп узышлар 12:00 сәгатьтә башлана. Ярышларга йомгак ясау 20:00 сәгатьтә узачак.