Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:39 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:39 , 19.5 °C
17.04.2022
0
Поделиться

Шәһәр Советы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Искәндәр Нургаләм улы Галимовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Искәндәр Нургаләм улы җаваплы һәм зирәк җитәкче, актив тормыш позициясе булган, көчле һәм максатчан характерга ия кеше буларак танылды. Аның фидакарь хезмәте чаллылылар файдасына тырыш һәм намуслы эш үрнәге булып тора.

Безнең хәтердә ул бай тормыш тәҗрибәсе булган чын профессионал буларак калачак. Ул сәләтле идарәче генә түгел, тәртипле, ярдәмчел һәм игелекле кеше дә иде.

Искәндәр Нургаләм улы турындагы якты истәлекләрне без мәңге сакларбыз. Бу авыр вакытны уздыру өчен барлык туганнарына, якыннарына көч һәм сабырлык телибез.

Яр Чаллы шәһәре мэры Н.Г. Мәһдиев,

муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары И.А. Сәгыйдуллина,

Башкарма комитет җитәкчесе Ф.Ш.Салахов.