Понедельник, 01 июня 2026
Һава торышы Хәзер 01:19 , 8.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:19 , 8.5 °C
20.12.2023
0
Поделиться
Чаллы филармониясенең «Без» иҗат төркеме җәмәгать киңлекләрендә Чаллы халкын сөендерәчәк

Чаллы филармониясенең «Без» иҗат төркеме урамнарда Чаллы шәһәренең матур чыршылар янында чыгыш ясаячак.

22 декабрьдә 17:00 сәгатьтә алар Энтузиастлар бульварында, 23 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Азатлык мәйданында, 24 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Шишкин бульвары, 27 декабрьдә 18: 00 сәгатьтә Замелекесье микрорайонында булачак. 30 декабрьдә 15: 00 сәгатьтә Боровецкий бульвары мәйданында була.

Киләсе елда алар халыкны 4 гыйнварда 15:00 сәгатьтә Җиңү паркында, 5 гыйнварда Замелекесье микрорайонында, 6 гыйнварда 15:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында сөендерәчәк.