Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:48 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:48 , 29.5 °C
11.10.2022
0
Поделиться
Чаллы снайперы Бөтенроссия чемпионатында призлы урын яулады
Чаллы снайперы Бөтенроссия чемпионатында призлы урын яулады

7-8 октябрьдә Екатеринбург Үзәк хәрби округының «Свердловский» полигонында бөтен илдән снайперлар ерак араларга ату буенча иң масштаблы һәм әһәмиятле Россия чемпионаты финалында катнаштылар. Юбилейлы "Ерак дистанцияләргә ату буенча Евроазиат чемпионаты-2022" Россия ерак дистанцияләргә ату федерациясе тарафыннан "Росснайпинг" тактик ату Ассоциациясе белән берлектә оештырылды һәм 5 нче мәртәбә уздырылды. 20 дән артык төбәктән (Мәскәү, Якутия, Владивосток, Смоленск, Иркутск һ.б.) 74 катнашучы Еатеринбургка Россиянең иң көчле атучысы исеме өчен көрәшергә килде.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Екатеринбург башлыгы Алексей Орлов уздырыла торган ярышларның практик әһәмиятен билгеләп үтте.