Комсомол районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында «Әкияттә кунакта» дигән һөнәрчелек конкурсына нәтиҗә ясалды.
Анда катнашучылар картон, кәгазь һәм пластик савытлардан эшләнгән әйберләрне тәкъдим итте. Аларны балалар әти-әниләре белән бергә ясады. Конкурс нәтиҗәләре буенча барысы диплом һәм татлы бүләк алды.