Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:06 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:06 , 27.5 °C
27.09.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда коронавирус белән хәл киеренке кала (+видео)

Яр Чаллыда коронавирус авыруы белән хәл киеренке кала. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте: «Вәзгыять киеренке, кимү тенденциясеннән башка, мөрәҗәгатьләр саны тотрыклы. Атна көннәрендә без мөрәҗәгатьләр санының артуын билгеләп үтәбез», - диде ул.

Шәһәрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонент белән – 128 752, икенчесе белән - 111 674 кеше вакцинацияләнгән.

«План буенча без 328 338 кешене вакциналаштырырга тиеш. Бүгенге көндә без планның 32,2%ын үтәдек», – дип төгәллек кертте Александр Николаев.

Сторис-репортажны Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова Instagramында карарга мөмкин.

Хәзерге вакытта Чаллыда 3 758 яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган очрагы теркәлгән, ике провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 5 нче шәһәр хастаханәсе эшли.

Медицина күзәтүе астында 142 кеше тора, шуларның 80е элемтә юлы белән авырган. Медицина күзәтүе һәм савыгу вакыты чыгу сәбәпле, 9 616 кеше күзәтүдән алынган.