Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:28 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:28 , 23.5 °C
27.06.2022
0
Поделиться

27 июньдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяктан 9-14 м/с, 27 июнь кичендә урыны белән 25-27 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +8..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+17˚.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 июньдә 14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр көчле җил, яшен, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланучы метеорологик күренешләрне исәпкә алып, түбәндәге хәвеф-хәтәрләр килеп чыгу мөмкинлеге арта: энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында аварияләр; аз ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләре җимерелүе, иске агачларның авуы; төзелеш мәйданчыкларында краннарның авуы; яшен саклау белән тәэмин ителмәгән объектларның, шул исәптән биналарның һәм кешеләрнең атмосфера электры разряды (яшен) сугуы; юл-транспорт һәлакәтләре; транспорт инфраструктурасы объектларының, түбән участокларның һәм урам-юл челтәренең су басу куркынычы. Шулай ук елга һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) ихтималы да арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортлар эшен шактый чикли ала.