Бүген мәктәп укучылары өчен "Танышыгыз-профессионаллар!" һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Россия Пенсия фонды клиентлар хезмәте белгечләре тарафыннан 13, 18, 28 нче мәктәп укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Әлеге проектның максаты - шәһәр территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр һәм оешмалар, кирәкле һөнәрләр белән танышу.
Россия Пенсия фондының иң мөһим бурычларыннан берсе – халыкта, бигрәк тә яшьләрдә үзләренең булачак пенсияләре турында уйланырлык яңа пенсия культурасын формалаштыру. Клиентлар хезмәте җитәкчесе Руслан Шәнгәрәев үз чыгышында яшьләргә пенсия хокуклары, булачак пенсияне арттыру юллары һәм аны формалаштыруда шәхси катнашу турында җиткерү мөһим, дип билгеләп үтте.