Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:42 , 6.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:42 , 6.5 °C
13.04.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадаларында бүләкләр яулады
Яр Чаллы мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадаларында бүләкләр яулады
Яр Чаллы мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадаларында бүләкләр яулады
Яр Чаллы мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадаларында бүләкләр яулады
Яр Чаллы мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадаларында бүләкләр яулады

Яр Чаллы мәктәп укучылары технология, биология һәм рус теле буенча өч бөтенроссия интеллектуаль ярышыннан җиңү белән кайтты. Олимпиадалар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча үткәрелә.

Мәскәүдә узган «Технология» (хезмәт) фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында шәһәребезне өч укучы кыз тәкъдим итте һәм барысы да бүләкләр белән кайтты. Абсолют җиңүче булып 26 нчы гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Анна Седова танылды, җиңүче дип 26 нчы гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Алсу Зиннәтуллина (ике кызның да укытучысы – Татьяна Альбертовна Григорьева) билгеләнде, ә призер булып 57 нче «Притяжение» гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Полина Маясова (укытучысы Гүзәлия Нурзадә кызы Ханнанова) булды.

Екатеринбургта узган Биология буенча олимпиадада 59 нчы «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйль Хәбибуллин остазы Гөлүзә Мәгъфүр кызы Лотфуллина җитәкчелегендә призер булды.

Рус теле буенча Саранск шәһәрендә узган олимпиадада да укучыларыбыз яхшы нәтиҗәләргә иреште. Җиңүчеләр булып 9 нчы сыйныфтан Иван Демин һәм 11 нче сыйныфтан Әнвәр Хәкимов (икесе дә 26 нчы гимназиядә Ксения Николаевна Макария укытучысында укый), ә призерлар булып 77 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Радмир Хәертдинов (укытучысы Оксана Геннадьевна Бураева) һәм 26 нчы гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Виолетта Ефремова (укытучысы Ксения Николаевна Макария) танылды.