Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:37 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:37 , 22.5 °C
13.09.2022
0
Поделиться
Коткаручылар мәктәбенә чакыралар

Яр Чаллы "Социаль-гуманитар белем бирү үзәге" зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча укуга һәм аттестациягә төркем туплый. Курс 2,5 көн дәвам итә, өйрәнүдән соң алынган күнекмәләр буенча аттестация үткәрелә. Аттестацияне уңышлы тапшырган кешеләр виртуаль дежурлыкка тоташа һәм бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә ярдәм итә ала. Курс 16-18 сентябрьдә "Орион" яшьләр үзәгендә (52/31) уздырыла. Проект турында белү: spasatel.me  

Укуга язылу һәм барлык мәгълүмат: taplink.cc/spasatel_school