Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:50 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:50 , 27.5 °C
11.09.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Бүген Яр Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Алар өч мәйданчыкта оештырылган: Габдулла Тукай яр буенда («Строитель» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә. Ярминкәдә 9  муниципаль район катнаша: Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Кукмара.

12 млн сумнан артык суммага 197 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җәлеп ителгән. Киләсе ярминкәләр 18 сентябрьдә узачак.