Воскресенье, 31 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:14 , 12.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:14 , 12.5 °C
16.09.2024
0
Поделиться
Чаллыда ярминкәләр башланды
Чаллыда ярминкәләр башланды
Чаллыда ярминкәләр башланды
Чаллыда ярминкәләр башланды

14 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ул атна саен шимбә көннәрендә иртәнге сәгать 8дән көндезге 3кә кадәр эшләячәк.

Башкарма комитетның кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова  әйтүенчә, Чаллыда көзге ярминкәдә график буенча Тукай, Сарман, Мөслим, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә районнары фермерлары сәүдә итәчәк. 

«Уңышны сату-авыр хезмәт, һичшиксез, без агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтергә тиеш. Алар ярты миллионлык шәһәрне азык – төлек белән тәэмин итүдә гаять зур эш башкара. Безнең кибет киштәләрендә яшелчәләр, терлекчелек продукциясе һәм башка кирәкле әйберләр бар», - дип билгеләп үтте Чаллы хакиме Наил Мәһдиев. Ул Чаллы халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткән өчен республиканың фермерлык хуҗалыкларына рәхмәт белдерде.