Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:38 , 15.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:38 , 15.5 °C
12.05.2023
0
Поделиться
"Чаллыда эшләнгән": автокала кием җитештерүчеләрне

Яр Чаллыда уникаль чара-җиңел сәнәгать фестивале узачак. Фестиваль узган ел инде үткәрелгән һәм бик күп җанатарлар тапкан, шуңа күрә аны быел да дәвам итәргә карар кылынды. Быел фестиваль Башкарма комитет катнашында гына түгел, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында да үткәрелә.Матбугат конференциясе барышында оештыручы Евгений Ивлев «Чаллыда эшләнгән» җиңел сәнәгать фестивале ничек узачагы белән уртаклашты. Быел ул халыкара статусын ала. "Максат-импортны алмаштыруга ярдәм күрсәтү, яңа эшлекле партнерлар эзләүдә булышу, республика предприятиеләренә, оешмаларына үзара ярдәм итү. Фестивальдә катнашучылар үзләре ясаган продукцияне производстволарда тәкъдим итәләр", - дип билгеләп үтте ул.

Территориядә ике зона булачак. Берсе манежда ябык, урам зонасында уен зонасы, мастер-класслар, фудтраклар тәкъдим ителгән. Тамашачыларны бай концерт программасы, призлар уйнату, фотозоналар көтә. Чаллы, Казан, Кукмара, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән 100дән артык катнашучы заявка биргән инде

Фестиваль 21 майда Гренада паркында, "Җиңү" спорт манежында узачак. Фестиваль сәгать 11:00 дә башлана, рәсми рәвештә 15:00дә ябыла. Фестиваль үзе 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.