3 нче «Эллүки» һәм 5 нче «Теремок» балалар бакчаларыннан 20 тәрбияләнүче «Тоталь диктант – 2026» халыкара мәгърифәтчелек акциясенә кушылды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен быел беренче тапкыр махсус формат – «Недиктант. Балалар» оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре текстны диктант буларак язмады, ә аларның яшь үзенчәлекләре өчен махсус эшләнгән мавыктыргыч иҗади биремнәр башкардылар.
Биремнәр нигезендә Александр Сергеевич Пушкинның балачагына багышланган текст ятты. Быел текст авторы булып танылган россияле язучы, прозаик һәм публицист, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Варламов чыгыш ясады. Татарстан Республикасында мәгърифәтчелек акциясен оештыручылар булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы чыгыш ясады.