Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:10 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:10 , 21.5 °C
04.10.2022
0
Поделиться
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар белән

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар белән Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча эш оештырылган. Шәһәрнең өч районы администрациясе хезмәткәрләре: Комсомольск, Үзәк, Автозавод районнары өйләрендә очрашулар үткәрәләр: өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби бурычлы шәһәрлеләрнең өлкәннәренә һәм балаларына нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксыналар. Әйтик, бүген Автозавод районы башлыгы Винер Харисов Валентина һәм Иван Будиловларның фатирында булды. Иван 5 августта Түбән Новгородта хәрби частькә китә, анда бер ай эчендә укулар оештырыла. Белеме буенча ул-программист, белгечлеге ихтыяҗ зур. Элемтәгә сирәк чыга, үзе, шалтыратмауларын сорый.Валентина хәзер ике бала тәрбияли, малай һәм кыз 37 һәм 55 мәктәптә өченче һәм беренче сыйныфларга йөри. Мәктәп укучылары өчен бушлай туклану оештырылган – түгәрәкләрдә катнашу кебек үк, бик кулай, - ди ул.