Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:09 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:09 , 30.5 °C
22.09.2025
0
Поделиться
Үзәк районы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Үзәк районы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар


Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне София Алексеевна Сутурина 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.

Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм "17 комплекс" ТИҮ рәисе Владимир Ртищев котлады.

София Алексеевна Иваново өлкәсенең Вичугский районы Стрелка авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында төрле эшләр башкара. Мәктәпне тәмамлагач, Байкал арты краена авыл акушерлык мәктәбенә укырга керә.

1950 елда ветеранны Кытай чигенә җибәрәләр, анда ул җирле медицина пунктында фельдшер булып эшли башлый. Шунда ук София Алексеевна кияүгә чыга. 1971 елда Яр Чаллыга күченә һәм лаеклы ялга  чыкканчы "Кама" кунакханәсендә эшли.

София Алексеевна 3 бала үстергән, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнә.