Бүген Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципалитетлары арасында смотр-конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Чарада шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Яңа Lada Niva Travel автомобильләреннән ачкычларны "Энергетик" мәдәният сарае, 39 нчы мәктәп һәм Чаллы спорт мәктәбе алды.
Смотр-конкурс җиңүчеләренә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, шуларның өчесе Sollers Atlant автобусы.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы көне алдыннан узды. Җиңүчеләрне "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта хөрмәтләделәр.