Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:59 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:59 , 29.5 °C
22.11.2021
0
Поделиться
Рөстәм Миңнеханов: «Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – җитди инструмент, аңа ярдәм итәргә кирәк»
Рөстәм Миңнеханов: «Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – җитди инструмент, аңа ярдәм итәргә кирәк»

Татарстан Республикасы Президентының предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуы барышында «ПИК «Хуанхэ» генераль директоры Анатолий Головча-Фрейзе Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары өчен киметелгән иминият взносларын куллану срокларын озайту мәсьәләсен күтәрде.  

Әлеге тема беренче чиратта Яр Чаллы шәһәре өчен мөһим – биш ел эчендә «Яр Чаллы» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе мәйданчыкларында 6 200 эш урыны булдырылган. Хәзер бу 39 резидент-компания.  

«Алга таба хәрәкәт итәргә кирәк, федераль үзәктән килгән хезмәттәшләр белән бу мәсьәләне чишәргә кирәк. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе  икътисадның җитди инструменты икәнен күрәбез, бу мөһим һәм кирәкле мәсьәлә», – дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.