Среда, 27 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:15 , 12.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:15 , 12.5 °C
14.09.2023
0
Поделиться

"Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының яңа терминалын төзүдә ярдәме өчен КАМАЗга һәм шәхсән Сергей Анатольевичка зур рәхмәтемне белдерәм" - диде Республика Рәисе. 

Хөкүмәткә Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы белән берлектә самолетлар өчен очып китү-төшү полосасын үзгәртеп кору мәсьәләсен эшләү зарур.

Быел Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында 5 млннан артык пассажирга хезмәт күрсәтелде. Яңа терминал төзү турында карар кабул ителде. Инде киләсе елда ук эшне башларга кирәк булачак.

Җәмәгать транспортын үстерү – тагын бер мөһим юнәлеш. Илебез җитәкчеләре ярдәме белән хәрәкәт составын яңарту мөмкинлеге барлыкка килде. Якын арада Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Азнакай, Минзәлә, Нурлат һәм Баулы шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен уңайлыклары булган 400 дән артык заманча автобус сатып алыначак. Транспорт министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә аларны маршрутларда нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә кирәк.  Бу автобус паркының дүрттән бер өлешен яңарту мөмкинлеге бирәчәк.