Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы хакиме Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәренә 50 заманача «НЕФАЗ» автобусы тапшырды.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Чаллыга һәрдаим финанс ярдәме күрсәткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.