Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:09 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:09 , 20.5 °C
14.02.2025
0
Поделиться
Рөстәм Миңнеханов чаллы халкының Татарстанның социаль-икътисадый тормышына керткән мөһим өлешен билгеләп үтте

Татарстан Республикасы Рәисе Шәһәр Советы сессиясендә чыгыш ясады.

Рәис кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә автогигант эшен үрнәк итеп күрсәтте. Миграция мәсьәләсенә тукталды. Мигрантларны эшкә алганда эш бирүче кануннарны үтәргә, аларга көнкүреш шартлары тудырырга, югары хезмәт хакы түләргә, мигрантларның кануннарны үтәүләрен тәэмин итәргә кирәклеген искәртте. 

Шулай ук сәламәтлек саклау, транспорт, мәгариф, демография мәсьәләләрен хәл итәргә чакырды.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.