Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:24 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:24 , 22.5 °C
22.11.2021
0
Поделиться
Рөстәм Миңнеханов: «Без предприятиеләр өчен техник кислород запасы булдырырга тиеш»

Хәзерге вакытта 100дән артык предприятие җитештерү өчен техник кислородка мохтаҗ, аена 150 тоннадан артык кислород кирәк.

«Магнолия - С» җитәкчесе Сергей Майоров билгеләп үткәнчә, техник кислород медицина предприятиеләре ихтыяҗларына сарыф ителә, әмма техник кислород кулланыла торган предприятиеләрдә табыш кимү күзәтелә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика, ил өчен кислородка ихтыяҗ – яңалык, элек предприятиеләрдә мондый авырлыклар тумаган. «Кислород җитештерүне арттыру турында эре предприятиеләр белән килешергә кирәк, - дип йөкләмә бирде ТР Президенты. - Без вакыт таләпләренә әзер булырга тиеш. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән әлеге мәсьәлә буенча фикер алышырга, техник кислород запасы булырга тиеш».