Четверг, 28 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:40 , 15.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:40 , 15.5 °C
13.09.2023
0
Поделиться
Россия VS Таҗикстан

29 сентябрьда Яр Чаллының Боз сараенда бокс буенча зур турнир оештырыла. Рингта Россия командасы Таҗикстан боксчылары белән очрашачак. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Барлыгы 7 турнир булачак. Рингта Кевин Джонсон белән Джейсон Гаверн да сугышачак. Алар икесе дә Американың танылган боксчылары. Турнирның махсус кунагы - Джефф Монсон.

"Яр Чаллыга "Снеговик" Джефф Монсонның килүе – зур вакыйга. Ул республикада бушлай грэпплинг, ММА клублары ача. Турнир көнне хәйрия аукционы оештырачакбыз. Джефф Монсон имзасы белән бокс перчаткалары уйнатачакбыз. Акча Яр Чаллы егете тернәкләнүенә тотылачак", - дип сөйләде турнир оештыручы һәм катнаш көрәш Федерациясе президенты Андрей Самцов.