Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:11 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:11 , 21.5 °C
07.09.2021
0
Поделиться

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе 9 сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» көне үткәрә.

Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы халкына үз компетенцияләре кысаларында түбәндәге адрес буенча консультация бирәчәкләр: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 14 йорт, 3 кат.

Кабул итү телефоннар аша алдан язылу буенча башкарылачак:

(8552) 32-05-99; (8552) 32-06-00.