Воскресенье, 03 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:37 , 2.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:37 , 2.5 °C
25.03.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы росгвардиячеләре өстәмә ярдәм чаралары алачак

Дәүләт Думасы Росгвардиянең махсус полиция дәрәҗәләре булган хезмәткәрләрен, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын социаль яклау өлкәсендәге законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән закон проектын беренче укуда кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партпроекты координаторы Әлфия Когогина болай дип белдерде: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен хуплау эше кысаларында Дәүләт Думасы тарафыннан 159 закон кабул ителде. Законнар кыры сугышчыларның һәм аларның якыннарының ихтыяҗларына нигезләнеп һаман да камилләштерелә. Элек без ике якын туганына дәүләт исәбеннән хәрби хезмәткәрнең яки ирекле ярдәмченең яшәү урыныннан реабилитация урынына кадәр барып кайту мөмкинлеген караган идек. Бүген без бу исемлеккә махсус полиция дәрәҗәсе булган Росгвардия хезмәткәрләрен дә кертәбез».

Закон проектында билгеләнгәнчә, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре хезмәткәренең (милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт үтәүче һәм махсуc полиция дәрәҗәсе булган зат)  җитди авыруы булган очракта, шул исәптән алган яралану (яра, травма, контузия) аркасында, аның гаиләсенең ике әгъзасына яки ике якын туганына яшәү урыныннан авыру урнашкан урынга кадәр һәм кире юл йөрү хакы (таксидан тыш) авыру вакытында бер тапкыр түләнә.