Аларга традиция буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәркиз Кашапов та кушылды. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына алдагы имтиханнарда уңышлар теләде: «Имтиханнарга ике ай чамасы вакыт калып бара. Быел шәһәрдә 2 146 унберенче сыйныф һәм 7 106 тугызынчы сыйныф укучысы чыгарыла. Акция әти-әниләрнең имтихан үткәрү тәртибен, балаларның нинди документлар һәм материаллар белән керүен, инструктажның ничек уздырылуын үз күзләре белән күрсен, аннары бу хакта үз балаларына сөйләсен һәм башка әти-әниләр белән тәэсирләре белән уртаклашсын өчен юнәлдерелгән».
Имтихан тапшыручыларның кәефе яхшы, дип билгеләп үтте имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Марс Гафуров: «Бүгенге көннең төп бурычы – әти-әниләргә бик тиздән аларның балалары төп дәүләт имтиханын һәм бердәм дәүләт имтиханын ничек тапшырачагын күрсәтү. Барлык шартлар да июнь аенда үтәчәк имтиханнарга максималь рәвештә якынайтылган. Оештыручылар шартларны мөмкин кадәр уңайлы итәргә тырышты – без тудырачак шартларга укучыларның кәефе дә, аларның нәтиҗәләре дә күп яктан бәйле булачак».