Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:22 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:22 , 19.5 °C
01.10.2021
0
Поделиться
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлау график нигезендә бара

Яр Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогында капиталь ремонт дәвам итә. Эшләр планлаштырылган график кысаларында бара. Подрядчы – «Евростиль» төзелеш компаниясе.

Хәзерге вакытта объектта фасад һәм бизәү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, медицина кислороды белән тәэмин итү системасын һәм вакуумны монтажлау эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан 2020 елга кадәр В блогында 773,2 млн сумлык капиталь ремонт һәм корпусны технологик җиһазлар белән тәэмин итү башкарылды. Чиратта - А, Г, Д блокларын ремонтлау.