10 апрельдә «Энергетик» Мәдәният сарае яшьләр сәнгатенең үзәгенә әвереләчәк – биредә «Студентлар язы – 2026» фестиваленең масштаблы гала-концерты узачак. Быел оештыручылар иң яхшы бию, вокал һәм театр номерларын сайлап алу өчен рекордлы күләмдә гаризалар кабул итте. Бәйрәмгә керү бушлай.
Иҗат бәйрәме «Нур» яшьләр үзәге һәм Шәһәр студентлар советы тарафыннан Яр Чаллының яшьләр эшләре һәм мәдәният идарәләре ярдәме белән оештырылды һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Шәһәр фестивале быел берничә әһәмиятле датага багышланган: Россиядә Халык бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, зур юбилейларга – Яр Чаллының 400 еллыгына һәм беренче КАМАЗ йөк автомбиле чыгарылуның 50 еллыгына.
Оештыручылар күрелмәгән кызыксынуны билгеләп үтә: гариза бирү кампаниясе барышында оештыру комитеты рекордлы 177 гариза кабул иткән. Студентлар дүрт юнәлештә ярышты: «Музыка» – 79 гариза; «Хореография» – 35; «Театр» һәм «Оригиналь жанр» – 32; «Журналистика һәм блогинг» – 31.
Сәхнәгә иң яхшыларның иң яхшылары чыгачак. Бүләкләүгә 78 иҗат номеры авторлары чакырылган. Җиңүчеләргә дипломнар, фирма статуэткалары һәм проект партнерларыннан кыйммәтле призлар тапшырылачак.
«Студентлар язы – 2026» гала-концерты – тамашачыларга яшьлек һәм илһам дөньясы буенча онытылмаслык сәяхәт бүләк итәчәк традицион сәнгать феериясе. Кичә программасында: студентлар хореография коллективлары чыгышлары, вокал номерлар, креатив театр постановкалары.
Чара 18 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, сылтама буенча бушлай чакыру билетын рәсмиләштерергә кирәк.