Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:01 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:01 , 27.5 °C
31.07.2021
0
Поделиться

Кама ярыммарафоны – 2021гә TIMMERMAN рәсми сайтында теркәлергә мөмкин. Теркәлү 31 июльгә кадәр ачык, буш өстәлләр булган очракта, көнендә теркәлергә мөмкин булачак.

Кама ярыммарафоны Яр Чаллыда инде өченче тапкыр, быел 7 августта узачак. TIMMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1300 спортчы катнашыр дип планлаштырыла.

Катнашучылар 3, 10 һәм 21,1 км дистанцияләрнең берсен узачаклар, ә балалар өчен TIMERKIDS йөгереше оештырылачак. Старт «Гренада» экстрим-паркы янында 10:00 сәгатьтә биреләчәк, маршрут исә шәһәрнең үзәк проспектлары буенча узачак.