Пятница, 29 мая 2026
Һава торышы Хәзер 21:36 , 9.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 21:36 , 9.5 °C
29.01.2024
0
Поделиться
Спартакиада кысаларында эшләүче яшьләр боулинг буенча турнирда катнашты
Спартакиада кысаларында эшләүче яшьләр боулинг буенча турнирда катнашты

«Бомбей» боулинг үзәгендә XXIII Спартакиада кысаларында шәһәр яшьләре арасында боулинг буенча турнир узды.

Чаллы предприятиеләр һәм оешмаларының яшьләр советы яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә яшь чаллылыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Заман» яшьләр үзәге проектын тормышка ашырды. Турнирда шәһәр оешмалар һәм учреждениеләр командалары катнашты.

Беренче урынны ПАО «КАМАЗ» двигательләр заводы командасы яулап алды. Аларга кубок тапшырылды. Призер командалар медаль һәм истәлекле приз алды.