Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:49 , 16.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:49 , 16.5 °C
30.03.2022
0
Поделиться
Чаллы фотографы эше «Нацпроекты: Татарстан - 2021» фотоконкурсында иң яхшысы дип табылды
Чаллы фотографы эше «Нацпроекты: Татарстан - 2021» фотоконкурсында иң яхшысы дип табылды

Бүген Казанда “Милли проектлар: Татарстан - 2021” фоторәсемнәр конкурсын бүләкләү тантанасы булды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде: «Милли проектлар - республика һәм илебезнең барлык территорияләрендә актив катнашучы кирәкле программалар ул. Фотоконкурслар аша без ишегалларының ничек төзекләндерелүен, объектлар төзелүен, республиканың үзгәрүен күрсәтәбез», - диде ул. 

Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Конкурска бөтен республикадан барлыгы 2500 фотография җибәргәннәр. Эшләр 11 милли проектны гамәлгә ашыруны чагылдыра. Кама балалар медицина үзәге фотографы Диләрә Эстрина эше “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Турыдан-туры караш” номинациясендә иң яхшысы дип танылды.