Пәнҗешәмбе, 25 мартта, 8:00 дән 10: 00 гә кадәр Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин Татарстан Республикасы прокуроры белән берлектә Илдус Нәфыйков эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, гражданнарның вакытында һәм тулы хезмәт хакы алуга хокукларын үтәү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, өлешле төзелеш, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Чаллы халкын шәхси кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы бинасында (Ш.Усманов ур., 51а, 42/02а) уздырылачак.
Кабул итүгә алдан язылу 23 һәм 24 мартта Мәскәү вакыты белән 9:30дан 15:30га кадәр 8(8552) 52-92-63, 52-31-82 телефоннары буенча булачак.