Тәҗрибәле эшмәкәрләр ел дәвамында тәҗрибәләре, идарә итү технологияләре, амбицияле максатларга ирешү кебек серләре белән яңа гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган чаллылыларга ярдәм итәчәкләр.
Остазлар – бизнес җитәкчеләре: Руслан Нигматулин (ГК «Далини»), Раил Миңнегалиев («СтройТраст»), Евгений Рачков («ТАТПРОФ», промпарк «ГринПро»), Евгений Ивлев (Print Shop), Павел Евдокимов («Инжиниринг Плюс»).
Эшкуарларга таләпләр:
- 18 яшьтән 35 яшькә кадәр,
- Яр Чаллыда шәхси эшмәкәр яки компанияне теркәү.
Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.