Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:37 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:37 , 19.5 °C
25.08.2022
0
Поделиться
Чаллылылар грипп һәм коронавируска каршы прививканы бер көнне ясата ала

Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Вакцинация өчен пунктлар шәһәрнең барлык поликлиникаларында да бар. Сугыш ветераннары өчен госпиталь хезмәткәрләре көн саен 30дан 200 кешегә кадәр прививка ясыйлар. Вакцинацияне ике компонентлы «Спутник V» препараты белән үткәрәләр. 

«Бу вакцина үзен уңай яктан күрсәтте. «Гам ковид» яисә «Спутник V» ясаткан пациентлар арасында авыручыларның саны иң азы булган. Прививка ясатканнарның берсе дә авыр формада авырмады», - дип хәбәр итте сугыш ветераннары өчен госпиталенең баш табибы Резеда Мәүҗүтова.

Чаллылыларны гриппка каршы да прививка ясарга чакыралар. Ковидка каршы прививканы гриппка каршы прививка белән берьюлы ясатырга була. 

"Ике прививканы да бер көнне ясатырга була, берсен бер кулга, икенчесен икенчесенә", - дип аңлатты Резеда Мәүҗүтова.