Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:10 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:10 , 26.5 °C
20.12.2021
0
Поделиться
Шәһәр Советы Президиумы чираттагы утырыш үткәрү датасын билгеләде
Шәһәр Советы Президиумы чираттагы утырыш үткәрү датасын билгеләде

Бүген онлайн режимда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Депутатлар муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышының көн тәртибендәге алты мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Алар арасында: шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, киләсе елга парламентарийларның якынча эш планы.

Моннан тыш, Президиум әгъзалары IV чакырылыш Шәһәр Советының узып баручы елда соңгы (XI) утырышын уздыру датасын билгеләделәр. Ул 27 декабрьдә 11:00 сәгатьтә мэриянең 405 залында узачак.