Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:25 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:25 , 24.5 °C
23.04.2021
0
Поделиться
Чаллы эшмәкәрләренә экспорт буенча ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр
Чаллы эшмәкәрләренә экспорт буенча ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр

22 апрельдә Яр Чаллы шәһәре Хакимияте бинасында «Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге һәм шәһәрнең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашты.

Экспортка ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Артур Гайнов һәм аның урынбасары Эмиль Шенфельд тәкъдим иттеләр.

Орчашу барышында кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үз эшчәнлекләрендә очраша торган проблемалар турында сөйләделәр, шулай ук кызыксындырган сорауларын бирделәр.