Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:07 , 12.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:07 , 12.5 °C
14.07.2023
0
Поделиться
Эшмәкәрләр Роспотребнадзор белгечләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алачак

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 19 июльдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 нче кат адресы буенча идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә консультацияләр бирәчәкләр. Кабул итү (8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары буенча алдан язылу аша узачак.