Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:39 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:39 , 24.5 °C
14.03.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда «Нәүрүз» бәйрәме билгеләп үтеләчәк

Яр Чаллыда 19 март көнне 12:00 сәгатьтә шәһәрнең Җиңү паркында «Нәүрүз» милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм кунакларын милли биюләр һәм халык уеннары, халык иҗаты күргәзмәсе көтә.

Нәүрүзнең мәдәни программасының бизәге – «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ансамбльләре, милли җәмгыятьләрнең иҗат коллективлары һәм шәһәрнең популяр артистлары чыгышы.

Бәйрәм кысаларында һәр милли җәмгыять күргәзмә оештырачак һәм кунакларны милли киемнәрдә сәламләячәк.