Среда, 27 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:59 , 14.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:59 , 14.5 °C
09.12.2024
0
Поделиться
Чаллыда Яңа ел бәйрәмнәре старт ала
Чаллыда Яңа ел бәйрәмнәре старт ала

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов билгеләп үткәнчә, иҗтимагый киңлекләрдә бәйрәм чаралары 11 декабрьдә башлана. «Азатлык» мәйданындагы шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы 20 декабрьдә була.

«Яңа ел серпантины» дип исемләнгән театраль-музыкаль тамашада Чаллының күренекле артистлары, иҗат колективлары катнаша. 31 декабрьдә «Азатлык» мәйданында Сидоровка, Мәләкәс арьягында да яңа елны каршы алу бәйрәмнәре була.