Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:27 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:27 , 19.5 °C
12.05.2022
0
Поделиться

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 5 маендагы 814 номерлы карары белән коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү проектларын гамәлгә ашыручы инвестицион компанияләр банк кредитлары буенча ташламалы процент ставкасына исәп тота алалар.

Инвесторлар өчен процент ставкасы 12,5%дән артмыячак. Дәүләт субсидияләре банкларда ставканың калган өлешен каплаячак.

Мондый ташламалы кредитлау шартлары – калдыклар белән эш итү объектларын төзү, реконструкцияләү яки модернизацияләү, шулай ук аларны «Россия экология операторы» Халык-хокукый компаниясе тарафыннан финанслауда катнашу.