Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:11 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:11 , 21.5 °C
15.08.2022
0
Поделиться
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"

Яңа уку елы алдыннан "Бердәм Россия"нең Яр Чаллы яшь гвардия бүлеге һәм «Нур» яшьләр үзәге "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрә. Акция 7-25 августта "Нур" яшьләр үзәгендә үтә.

Канцелярия товарлары, язу кирәк-яраклары, дәфтәрләр, рәсем ясау өчен кирәк-яраклар, балалар иҗаты өчен җыелмалар, портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, нәфис әдәбият рәвешендә хәйрия ярдәме кабул ителә.