Депутатлар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр составы мәсьәләсен караячак
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнарының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре составларына яңа вәкилләр – хокук саклау органнары хезмәткәрләрен һәм профильле ведомстволар белгечләрен кертүне тәкъдим итте. Алыштырулар элеккеге вәкилләрнең башка вазыйфаларга күчүе белән бәйле.