Чаллылылар хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар
2 февральдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галявов гражданнарны бергәләп кабул итү уздыра. Татарстанда яшәүчеләрнең «Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәсендә турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге бар.