1 февральдән чаллылыларның социаль түләүләре 4,9% ка артты
Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр арта. Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9 %ка индексацияләнгән. Сүз инвалидларның, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының, радиациягә дучар булган кешеләрнең, Советлар Союзы һәм Россия геройларының, Социалистик Хезмәт Геройларының һәм кайбер башка гражданнар категорияләренең айлык акчалата түләүләрен арттыру турында бара. Хәзерге вакытта Чаллыда социаль түләүләрне 37 меңнән артык кеше ала.