12 мартта 15:00да Үзәк шәһәр китапханәсенең Кече рәсем галереясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган төркем рәсем күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булачак.
Экспозиция 25 рәсем сәнгате, графика һәм декоратив‑гамәли сәнгать әсәрләрен берләштергән. Мәшһүр шәһәр рәссамнары — Мәдияр Хаҗиев, Рият Мөхәммәтдинов, Анатолий Пашин, Александр Петров, Сәгыйдә Сираҗиева һәм башка авторларның эшләре шагыйрьнең күпкырлы образын һәм ул яшәгән чорны яңача ачып бирә.
Рәсемнәрдә Габдулла Тукайның эчке дөньясының фаҗигалелеген тапшыра торган төпле һәм драматик портретларны, шагыйрьне илһамландырган атмосфераны яңадан тудыра торган иске татар авылы тормышының рәсем язмаларын, Тукай иҗатына якты иллюстрацияләрне, аның әкиятләрен һәм шигырьләрен терелтә торган эшләр чагылачак.
Сәнгать экспозициясенә өстәмә буларак «Габдулла Тукайның әкият дөньясы» китап күргәзмәсе узачак, анда аның иҗатына сирәк басмалар, тәрҗемәләр һәм иллюстрацияләр күрсәтеләчәк.
Әдәбият һәм рәсем сәнгате сөюче чаллылылар китапханәгә чакырыла.