2023 елның 1 гыйнварыннан пенсия фонды һәм социаль иминият фонды функцияләре берләште, яңа структура — Россия Социаль фонды барлыкка килде.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә 149,746 пенсия алучы яши. Шуларның 128,482 се яшь буенча пенсия ала. 30 меңнән артык пенсионер эшләвен дәвам итә.