Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:40 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:40 , 26.5 °C
20.03.2023
0
Поделиться
«Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулады
«Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулады
«Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулады

18 мартта Казанның «Пирамида» концертлар залында «III Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты узды. Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры Рифат Фәттахов быелгы бәйгегә 200 җыр тәкъдим ителүен әйтте. 

Алар арасында Яр Чаллыда яшәп, иҗат итүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закировның Рафис Корбан сүзләренә язылган «Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулады. Әлеге җырны Чаллы егете, җырчы Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Иҗатчыларга  200 мең сум премия бирелде.

«Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә  «Туган җирем» җыры өчен Лилия Гыйбадуллина белән Гөлназ Закирова  икенче урын һәм 100 мең сум премия алды.